Социальная реклама
казый Казани, имам мечети "Кул-Шариф"
(текст и видео)
начальник Управления по делам религий при КМ РТ
(текст и видео)
Председатель ДУМ РТ, муфтий Татарстана
(текст и видео)
второй имам мечети "Сулейман"
(текст и видео)
Преподаватель исламского права в РИУ
(текст и видео)

На главную // Обращения

Хөрмәтле безнең дин кардәшләребез, чыннан да, хәзерге вакытта без изге Рамазан айларында гомерләребезне кичерәбез. Рамазан ае безнең өчен иң изге айлардан берсе. Һәм аны күп кеше көтеп ала дип дисәм ялгыш булмас, чөнки бу бенең чистару вакыты, Ходайга якынаю вакыты.

Мин үзем Таравих намазларында кешеләрнең ничек күп иттереп килгәннәрен күрәм, һәм аларның күбесе яшьләр булуына мин сөенәм. Чыннан да, бу безнең зур җиңүебез, һәм халыкның шулай иттереп диңгә килүе, диннең үзебезнең җәмгыятьтә лаеклы, тиешле урын алып торуы – ул безнең җәмгыятьнең демократик үзгәрешләрнең бер җимеше дип карарга кирәк.

Безнең Татарстаныбыз дөньякүләм үзенең дин-ара мөнәсәбәтләр, милләт-ара мөнәсәбәтләр ягыннан караганда үрнәк булуын күрсәтеп тора башка регионнарга. Дөнья регионнары, шулай ук Россиянең кайбер регионнарында шактый гына кискен һәм дә әйтергә кирәктер, кан коела торган вакытлар күрәбез. Бездә Аллага шөкер андый әйберләр юк, һәм дә мин ышанам, андый очраклар бездә булмаслар.

Ә инде шушы Ramadan16.ru сайтына керүчеләр һәм шушы сайтны яңалыклар белән тутыручыларга әйтәсем килә: “Рамазан ае барыбыз өчен дә тынычлыкта, саулыкта узсын. Һәм әйтергә кирәктер, үзебезнең күңелләребездә булган изгелекләрне шушы айда тагын да күбрәк иттереп эшләп калыйк, ярлыларга булышыйк. Мохтаҗларга, кулдан килгәнчә, үзебезнең мәрхәмәтлегебзне күрсәтә алса идек.”

Студия Ариф.Ру Совместный проект