Социальная реклама
казый Казани, имам мечети "Кул-Шариф"
(текст и видео)
начальник Управления по делам религий при КМ РТ
(текст и видео)
Председатель ДУМ РТ, муфтий Татарстана
(текст и видео)
второй имам мечети "Сулейман"
(текст и видео)
Преподаватель исламского права в РИУ
(текст и видео)

На главную // Обращения

Әссәләмү галәйкүм, хөрмәтле дин кардәшләрем. Рамазан айларыгыз мөбәрәк булсын. Рамазан аенда Коръән иңгән, шуның белән ул башка айлардан аерылып тора. Шуңа күрә бүгенге очрашуда, газиз дин кардәшләрем, без сезнең белән Коръән турында сөйләшербез, ә төгәлрәк әйткәндә, Коръәннең беренче сүрәсе – Фатиха турында.

Белгәнебезчә, Фатиха – ул Коръәннең иң беренче сүрәсе. Аллаһ Тәгалә дөньяда һәм ахирәттә дә бәлкем шундый кагыйдә куйган: берәр әйбер ни кадәр кадерле, дәрәҗәле, абруйлы булса, шул кадәр дә аның исемнәре күбрәк була. Шулай ук Фатиха сүрәсе Аллах каршысында абруйлы, дәрәҗәле булу сәбәпле аның исемнәре дә күп. Шуларныҗ кайберләре турында сүз алып барырга телим. Беренче исеме – Фатиха. Аныҗ мәгънәсе – “ачып җибәрүче”. Чөнки без Коръәнне ачар-ачмаз бу сүрәгә очрыйбыз. Икенче исеме – “Уммү-л Китаб”, “Китапның әнисе”. Икенче бер риваятьтә – “Әсасү-л Китаб” – “Китапның нигезе”. Фатихага шундый исем кушкан Аллаһ Тәгалә, чөнки Фатиха үзе 7 аяттән гыйбарәт булса да, бөтен Коръәннең эчтәлеген үзенә туплап алган. Анда Аллаһ Тәгеләнең берлеге, барлыгы, адәм баласының ни өчен яшәгәнлеге һәм нәрсәгә омтылырга тиеш икенлеге аңлатыла.

Тагын бер исеме Фатиханың ул да булса – “Әш-шәфия” - “Шифа бирүче”. Ни өчен шулай атаганнар? Чөнки Пәйгамбәребез (сгв) бер хәдисендә әйткән: “Әлфәтихә шифа мин күлли сум”, “Фатиха сүрәсе – һәртөрлк авырудан шифа”. Шулай ук Фатиханың башка исемнәре дә бар, газиз дин кардәшләрем.

Аларда без тукталыйп тормыйбыз. Гомумән әйткәндә, Коръәнне тулысынча укый алмасак та, иң кимендә, Коръәннең Фатиха сүрәсен яхшы белик, мәгънәсен тирәнрәк аңларга тырышыйк һәм тормышыбызда кулланыйк.

Студия Ариф.Ру Совместный проект