Социальная реклама
казый Казани, имам мечети "Кул-Шариф"
(текст и видео)
начальник Управления по делам религий при КМ РТ
(текст и видео)
Председатель ДУМ РТ, муфтий Татарстана
(текст и видео)
второй имам мечети "Сулейман"
(текст и видео)
Преподаватель исламского права в РИУ
(текст и видео)

На главную // Обращения

Ураза димәк ул – ашау белән эчүдән үзеңне саклау. Беренчедән күңел белән, акыл белән изге ихлас ният кылырга кирәк: “Ният кылдым ураза тотарга иртәнге намаздан алып ахшам намазына хәтле, ашау-эчүдән генә түгел, бөтен харам булган нәрсәләрдән, башка гөнаһлардан, кечкенә генә булсын, зур булсын, һәрбересеннән сакланырга дип ният кылдым”. Шушы нияттән һәрбер кешенең уразасы башлана.

Аллаһ Тәгалә уразаны бөтен кешеләргә фарыз кылмаган. Авырган, яисә хасталанып калган, сәфәргә чыккан кешеләргә фарыз түгел, Рамазан беткәч уразаларын каза итеп тота алалар. Аллаһ Сәбхәнә вә Тәгалә рәхмәте белән тота алмаган кешеләр фидия садакасын бирәләр, алардан ураза фарызы төшми. Быел мөфти хәзрәтләре фидия садакасын 100 сум дип билгеләде. 100 сум да бирә алмаган кешеләр бер көндә ифтар вакытында бер фәкыйрь кешене ашатырга тиеш.

Белеп ашалган ризыклар, эчелгән дарулар, кадалган уколлар, гөселне бозган хәлләр уразаны боза. Бер көн бозылган ураза өчен кеше 60 көн ураза тотарга тиеш.

Мөхәммәд (сгв) ураза хакында әйтеп китә: “Үз рәхмәте белән Аллаһ сезгә уразаны бирде, шушы ураза аенда җәһәннәм ишекләре ябыла, җәннәт ишекләре ачыла. Җәннәт ишекләре арасында Әр-раййан дигән ишек бар. Шушы ишек махсус ураза тотучылар өчен генә. Һәм кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә рәхмәте белән шушы ишектән фәкать ураза тоткан кешеләр генә керә, беркем дә керә алмый. Ул ишекнең дәрәҗәсе бик зур, шушы ишектән керүчеләргә Аллаһ Тәгелә бик зур нигъмәтләр үзерләп куйган.”

Студия Ариф.Ру Совместный проект